Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 26 сентябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимын бозу һәм маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.

                     

Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 34 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4832 кеше килгән, 4613 пассажир киткән.

                                                

26 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: +12 - +17 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International