Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 25 сентябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимын бозу һәм маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.

                     

Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 32 чартер, 32 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5003 кеше килгән, 4548 пассажир киткән.

                                                

25 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә явым-төшемсез, урыны белән томан, көндез урыны белән яңгыр, җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +7 - +12 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International