Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 133 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 7 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 27 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5021 кеше килгән, 4333 пассажир киткән.
22 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән яңгыр, көндез явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +10 - +15 градус.