Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 6 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 89 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер, 25 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4544 кеше килгән, 4482 пассажир киткән.
21 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: +11 - +16 градус.