Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 7 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 100 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4593 кеше килгән, 4284 пассажир киткән.
20 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан. Температура: +15 - +20 градус.