Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 139 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 68 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 109 рейс башкарылган, шул исәптә 28 чартер, 37 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5649 кеше килгән, 5715 пассажир киткән.
18 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +17 - +22 градус.