Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 132 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 34 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 31 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5314 кеше килгән, 4660 пассажир киткән.
15 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +12 - +17 градус.