Биектау муниципаль районында 14 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр Яшь Кеч һәм Каймар авылларын урап узучы автомобиль юлының 0 км алып 3,1 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда әлеге участокны төзекләндерү планлаштырылган.
Урап узар өчен автомобильчеләргә төбәк әһәмиятендәге М7 “Идел” – Әлдермеш автомобиль юлы тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.