Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 90 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 20 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4756 кеше килгән, 4234 пассажир киткән.

                                                

14 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, кайбер районнарда яшен, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан. Температура: +17 - +22 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International