Ноябрь бәйрәмнәренә Казаннан Мәскәүгә һәм кире юнәлештә өстәмә поездлар билгеләнә

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәгендә ноябрь бәйрәмнәрендә пассажирлар ихтыяҗын тәэмин итү өчен өстәмә поездлар билгеләнә.

271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 1, 2 һәм 6 ноябрьдә 19.35 китә, Мәскәүгә 2, 3 һәм 7 ноябрьдә 11.25 килә.

272 нче номерлы Мәскәү-Казан поезды Мәскәүдән 2, 3 һәм 7 ноябрьдә 19.40 китә, Казанга 3, 4 һәм 8 ноябрьдә 09.25 килә.

Поездлар хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны РТЮның бердәм мәгълүмат-сервис үзәге телефоны 8-800-775-00-00 аша (Россия буенча шалтырату бушлай) яки РТЮның http://www.web.rzd сайтында "Пассажирларга" бүлегендә алырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International