Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 74 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4698 кеше килгән, 4474 пассажир киткән.
13 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +19 - +24 градус.