Идел буе федераль округында субсидияләнүче 6 маршрут буенча яңадан очышлар башланды

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

"Аэропорт Оренбург" ДУП авиакомпаниясе августтан башлап 6 маршрут буенча очышлар башлады. Бу маршрутлар буенча июньгә кадәр "Авиа Менеджмент Групп" АҖ хезмәт күрсәткән иде.  

Очышлар түбәндәге субсидияләнүче маршрутлар буенча башкарыла:  Ижевск-Түбән Новгород, Казан-Пенза, Пенза-Түбән Новгород, Самара-Ижевск, Киров-Түбән Новгород, Киров-Пермь. Әлеге маршрутларда очышларны яңадан башлап җибәрү буенча эшләр Идел Буе федераль округында башкарылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International