Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 123 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 76 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 97 рейс башкарылган, шул исәптә 20 чартер, 28 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5494 кеше килгән, 5060 пассажир киткән.
11 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +11 - +13 градус.