Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 140 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 89 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 87 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 30 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 4667 кеше килгән, 4574 пассажир киткән.
8 нче сентябрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, яңгыр, боз явуы ихтимал, җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: +15 - +20 градус.