Горький тимер юлының Казан төбәгендә йөк төяү ел башыннан 21% арткан

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә агымдагы елның гыйнвар-август айларында 4 млн 52 мең тонна йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 21,7% артыграк.

Шулай итеп, 8 ай эчендә 104 мең тонна төзелеш йөге (узган елның шул ук чордагы күрсәткеченнән 50,3% артыграк), 1,867 млн тонна цемент (+50,2%), 102 мең тонна азык-төлек йөге (+43,3%), 22 мең тонна шикәр (+39,3%), 314 мең тонна кара металл (+13,4%), 809 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (+2,8%) һәм 321 мең тонна химикатлар (+2,6 %).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International