Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 146 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 61 очрагы теркәлгән.

                     

Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 29 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5038 кеше килгән, 5341 пассажир киткән.

                                                

7 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +18 - +23 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International