Тәтештә 16 сентябрьдә "Татарстан Кроссы-2017" ярышларын уздыру вакытында берничә урам транспорт хәрәкәте өчен ябылачак

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Тәтештә 16 сентябрьдә Тәтеш муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре арасында "Татарстан Кроссы-2017" узачак. Ярышларда катнашучылар сәгать 10.00 көньяк микрорайонның Җиңү паркында старт алачак, аннары Свердлов урамы буенча йөгерәчәкләр. Финиш - Дан монументы янында. Кросс вакытында 10.00-13.00 сәгатьтә Ворошилов, 50 лет Октября, Чернышевский, Гоголь, Мәктәп, Иванов, Киров, Чапаев, Ирек Мәйданы, Пушкин, Орджоникидзе, Фрунзе, Тукай, Либкнехт һәм Горький урамнары транспорт хәрәкәте өчен ябылачак. Шоферларга Энергетиклар һәм Калинин урамнары буйлап хәрәкәт итү тәкъдим ителә. Юлның элеге участогында үз маршрутыгызны алдан планлаштырып куюыгызны сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International