Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 62 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 103 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 26 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5180 кеше килгән, 5078 пассажир киткән.
6 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан. Температура: +14 - +19 градус.