Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 145 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 97 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 99 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5207 кеше килгән, 5001 пассажир киткән.
5 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +12 - +17 градус.