ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2024 ел
җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.

2024 елның мартында Куйбышев магистрале инфраструктурасында 1,5 млн пассажир ташылган, бу узган елның шул ук чорыннан 7,6% ка югарырак, шуларның шәһәр яны хәрәкәтендә 1,1 млн пассажир (+6,8%), ерак юлда 355 мең пассажир (+10,4%).


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Су басуны авариясез үткәрүгә әзерлек буенча планлы эш Горький магистралендә башкарылган.

Куйбышев тимер юлы җәйге сезон һәм уку елы тәмамлану алдыннан «Поездларга юл бир!», ул 2024 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

2 апрельдә Мәскәүдә 2023 ел йомгаклары буенча Евгений Чибирев исемендәге «Россия канатлары» Милли авиация премиясен тапшыру тантанасы узды. «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе эчке авиалинияләрдә пассажирлар ташу номинациясендә дипломант булды (йөк ташу күләме 0,5 млн пассажирга кадәр).


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Горький тимер юлы җәйге сезон һәм уку елы тәмамлану алдыннан «Поездларга юл бир!» айлыгын үткәрә, ул 2024 елның 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Эш нәтиҗәләре буенча 2023 елда Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Ел аэропорты» номинациясендә Евгений Чибирев исемендәге «Россия канатлары» Милли авиация премиясе дипломанты булды (2 төркем – 3 миллионнан 14 миллионга кадәр пассажирлар агымы). Бүләкләү тантанасы 2 апрельдә Мәскәүдә узды.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

8 апрельдән 6675/6676 номерлы Ижевск – Нижнекамск һәм 6677/6678 номерлы Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездларына пассажирлар уңайлылыгы өчен Юски станциясе һәм 4 километр разъезды арасында 6 километр тукталыш пунктында тукталыш кертелә.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 2 апреленә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 10 530,63 м2 (1 420,24 тн) мәйданда чокыр ремонты башкарылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International