Икенчел матди ресурсларны хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү дәрәҗәсен арттыру максатыннан Казан, Чебоксар һәм Йошкар-Ола тимер юл вокзалларында махсуслаштырылган фандоматлар эшләвен дәвам итә.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертүне дәвам итәчәкләр.
Татарстан Республикасында 25 апрельдә «Россиядә иң яхшы такси йөртүче» Бөтенроссия конкурсы узачак. Катнашу бушлай.
Автотранспорт чаралары йөртүчеләре 2024 елның гыйнвар-март айларында Горький тимер юлы кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен 76 тапкыр бозган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 44% ка кимрәк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Түбән Тигәнә авылында Тигәнкә елгасы аша күпер реконструкцияләнәчәк.
19 апрельдән 7 октябрьгә кадәр Казан – Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары көн саен әйләнешкә күчерелә.
Горький тимер юлы буенча йөрүче шәһәр яны туристлык поездларыннан 2024 елның 3 аенда 13,5 меңнән артык пассажир файдаланган. Бу узган елның шул чорына караганда ике ярым тапкыр күбрәк.
2024 елның 15 апреленә төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында 55 309,77 м2 (7 101,41 тн) мәйданда чокыр ремонты башкарылган.
2024 елның гыйнвар-март айларында Горький тимер юлы чикләрендәге барлык төр элемтәләрдә 50 меңгә якын йөкле һәм буш ЕФЭ (TEU) контейнерлары ташылган. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 17,5% ка артыграк.
«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында агымдагы елда Корабельная урамына капиталь ремонт ясалачак.