Оешманың төзелү тарихы:
Миңнебай газ эшкәртү заводының структур бүлекчәсе буларак предприятие 1976 елның 13 гыйнварында төзелә. Хуҗалыкта 31,5 чакрым озынлыкта хәрәкәт итүче 2 маршрутта 30 троллейбус була.
1977 елның 1 июленнән троллейбус хуҗалыгы Әлмәт шәһәре Советы депутатлары хезмәт ияләре һәм ТАССР ТКХ министрлыгы карамагына тапшырыла.
1982 елның декабрендә 7,2 чакрым озынлыктагы "Б.городок - АЗПЭН" маршруты буенча троллейбуслар хәрәкәте ачыла.
1995 елның 1 июленнән хуҗалык «Әлмәт троллейбус идарәсе» коммуналь предприятиесенә үзгәртелә. 2000 елда «Әлмәт троллейбус идарәсе» коммуналь предприятиесе ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы буйсынуына тапшырыла һәм "Әлмәт троллейбус идарәсе" ДУП дип атала.
2001 елның ноябрендә 2,9 чакрым тәшкил иткән "Больничный городок" тукталышын һәм "Радиоприбор" заводы белән тоташтыручы яңа троллейбус линиясе файдалануга тапшырыла.
2002 елның октябрендә 3,9 чакрым озынлыктагы « Больничный городок - 2 нче номерлы Сәүдә үзәге» линиясе сафка бастырыла.
2005 елның 31 октябрендәге 3479 номерлы Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре администрациясе карары нигезендә «Әлмәт троллейбус идарәсе» ДУП "Әлмәт троллейбус идарәсе" муниципаль унитар предприятиесенә үзгәртелә.
2007 елның май аеннан пассажирларны шәһәр маршрутларында автобусларда йөртә башлыйлар.
Хәзерге вакытта троллейбус линияләренең озынлыгы 50,3 чакрым, 6 маршрутның озынлыгы 94,2 чакрым тәшкил итә. Хәрәкәт итү составы паркында 47 пассажир троллейбусы, 10 берәмлек ПАЗ-32054 автобусы, 19 берәмлек «HIGER» автобусы, 2 ЛИАЗ - 525636 автобусы һәм 7 «ГАЗЕЛЬ» автомобиле тәшкил итә. Шәһәр автобус маршрутларының озынлыгы 100,4 чакрым тәшкил итә.
2008 елның 1 сентябреннән "Әлмәт троллейбус идарәсе" муниципаль унитар предприятиесе балансына 10 берәмлек мәктәп автобусы бирелә, алар 10 шәһәрара мәктәп маршрутларына хезмәт күрсәтә.
Җитәкче
Таҗетдинов Решат Әкрәм улы
Элемтәләр:
тел. 8 (8553) 44-22-00, факс 8(8553) 44-21-01
E-mail: atu-tatar@mail.ru
Сайтка сылтама: http://mup-atu.ucoz.ru
Соңгы яңарту: 2022 елның 26 апреле, 12:43