ЯҢАЛЫКЛАР


15
сентябрь, 2023 ел
җомга

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Түбән Кама шәһәрендә Вокзал урамына (вокзал - Корабель урамы боҗрасыннан алып вокзал – Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр) капиталь ремонт ясалды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

14
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының Вересаев урамы (Пржевальский урамыннан Ударная урамына кадәр) 0,400 км озынлыкта ремонтланды.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Россия Федерациясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында, Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясе закон актларының аерым нигезләмәләренең үз көчләрен югалтуын тану турында» 29.12.2022 ел, №580-ФЗ Федераль законның (алга таба – Федераль Закон) үз көченә керүенә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан хәбәр иткәнчә, федераль законның 5 статьясындагы 3 пункты нигезендә рөхсәт түләүсез бирелә.


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында Идел һәм Кама елгалары акваториясендә су транспортын үстерүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ф. М. Хәнифов, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С. Е. Иванов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Г. Я. Лернер, «Татарстан Республикасы флоты» АҖ генераль директоры Р. Е. Лизалин катнашты


18
август, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Л.К. Сафиуллина катнашында министрлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына кирәкле мәктәп-язма кирәк-яраклар комплекты салынган сумкалар тапшырылды.

Юл-транспорт комплексы предприятиеләрен карау графигына туры китереп, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышлары дәвам итә.


15
август, 2023 ел
сишәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Алексеевское – Высокий Колок» - Базяково – Тукай, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 8,4 – км 9,9 км участогында III техник категорияле автомобиль юлы ремонтланды. Ремонтлана торган участокның озынлыгы 1,561 км тәшкил итә.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

11
август, 2023 ел
җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуга рөхсәт бирү өчен транспорт чараларын карау үткәрелә.

Бүген Казан елга портыннан Казан-Зөя-Казан маршруты буенча «Метеор-2020» тиз йөрешле яңа пассажир судносының беренче коммерция рейсы китте. Рейсларны «Татарстан Республикасы флоты»АҖ компаниясе башкара.

18 августтан Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында 3,3 км «Байлар Сабасы авылын урап узу» Татарстан Республикасы Төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлы буенча транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International