ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 21 декабрьдә, М-12 «Көнчыгыш» Мәскәү - Казан тиз йөрешле автомобиль юлын ачу тантанасы узды. Тантанада Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, территорияләре буенча яңа автомагистраль маршруты узучы төбәкләр җитәкчеләре, шулай ук «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы буенча йөрүче шәһәр яны туристлык поездларыннан 32 меңгә якын пассажир файдаланган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 37% ка күбрәк.


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

19 һәм 20 декабрьдә Горький тимер юлының Казан төбәге чикләрендә юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау буенча рейдлар узды. «Игътибар, күченү!» айлыгы кысаларында тимер юлчылар дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм район администрацияләре вәкилләре белән берлектә автомобильчеләргә юл хәрәкәтенең мөһим кагыйдәләрен искә төшерделәр.

2023 елның 11 аенда Горький тимер юлы станцияләреннән ике катлы поездлар белән 1,6 млн.пассажир җибәрелгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 11% ка күбрәк.


19
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

18 декабрьдә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» ирекле Яңа ел акциясендә катнашты.

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «Казан – Ырымбур» - Балык Бистәсе, км 22+632 – км 25+170, IV-техник категорияле автомобиль юлларына ремонт ясалды. Участокның озынлыгы 2,538 км.

Тэги: "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты

Зур яңалык: Бегишеводан Яңа Уренгойга даими рейслар яңартыла.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Яңа ел бәйрәм көннәренә Горький тимер юлында 248 өстәмә поезд рейсы билгеләнгән. Алар 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр иң кирәкле юнәлешләрдә йөриячәк.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген, 15 декабрьдә, ике юбилей матур датасына багышланган бәйрәм концерты узды: ИБДСТУ Казан филиалы  Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институтының тынлы оркестрын 40 еллыгы, шулай ук аның алыштыргысыз җитәкчесе, отставкадагы майор, хәрби дирижер Виктор Карасевның 95 еллыгы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International