ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 285 автобус чыккан. Республика юлларында 199 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 96.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 44 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 83 очрагы, 48 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 588 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Казанда 6-20 мартта Гадел Кутуй урамының бер полосасы (Седов урамыннан Альберт Камалиев проспекты ягына таба) транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Юлның бу өлеше 22.00 сәгатьтә ябыла.
9 марттан 6304 нче Зөя-Аэропорт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 298 автобус чыккан. Республика юлларында 211 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 108.

3
март, 2015 ел
сишәмбе
Казанның “Көньяк” автовокзалы бәйрәм көннәрендә өлкәара һәм муниципальара юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Тольятти, Уфа, Димитровград, Оренбург, Салават, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Лениногорск, Баулы, Бөгелмә, Нурлат, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Зөя, Базарлы Матак һәм башкалар.
Татарстан Республикасы гражданнар оборонасының юл хезмәте белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оештырган махсус өйрәнүләрнең нәтиҗәләре чыгарылды.
Казанда Солтан Галиев мәйданы 4 марттан алып 1 апрельгә кадәр транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Татарстан Республикасы территориясендә 38 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 78 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 624 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Сосновка-Кизнер аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле 13 нче мартта 6379 нчы номерлы Кизнер-Нократ Аланы шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International