Казанда 6-20 мартта Гадел Кутуй урамының бер полосасы транспорт хәрәкәте өчен ябыла

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
          Казанда 6-20 мартта Гадел Кутуй урамының бер полосасы (Седов урамыннан Альберт Камалиев проспекты ягына таба) транспорт хәрәкәте өчен ябыла. Юлның бу өлеше 22.00 сәгатьтә ябыла. 
          Монда яңгыр канализациясенең монолит камерасын урнаштыру өчен киртә кую буенча эшләр башкарылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International