Горький тимер юлы полигонындагы җиде вокзалның пассажирлары Интернет челтәренә тоташа ала

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

 

Декабрь аенда Казан-2, Ижевск, Глазов, Ковров, Муром, Дзержинск һәм Киров вокзаллары пассажирларының югары тизлекле чыбыксыз Интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге барлыкка килде.

Проект “Пассажирлар елы” кысаларында “РТЮ” ААҖнең тимер юл вокзаллары дирекциясе һәм “Компания ТрансТелеКом” АҖ арасындагы килешү нигезендә тормышка ашырылды. Вокзалларда түләүсез Wi-Fi хезмәтләреннән файдалану өчен бер тапкыр авторизация узарга кирәк, киләчәктә җайланма Wi-Fi булган теләсә нинди вокзалда автомат рәвештә Интернет челтәренә тоташачак.

Түләүсез Wi-Fi 2015 нче елның сентябрендә илебезнең 55 төбәгендәге 79 вокзалында барлыкка килде, шул исәптән Түбән Новгород, Владимир һәм Казан шәһәрләрендә. Хәзерге вакытта пассажирлар агымы елына 380 млн кешедән артык булган 107 эре вокзал комплексларында Интернетка керү мөмкинлеге бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International