Пермьдә шәһәр яны компанияләренең ревизия аппараты арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” дип аталган һөнәри осталык конкурсы узды. Конкурста “Содружество” ААҖ вәкилләре дә катнашты. Ярышлар нәтиҗәсендә, Динара Коровина, Ольга Синякова, Павел Макшаков, Ангелина Игнатьева һәм Дмитрий Кочуров составындагы команда икенче урынны яулады. Мактау баскычына менү өчен Татарстан ревизорлары профессиональ күнекмәләр генә түгел, ә актерлык таланты һәм хәтта кулинар осталык та күрсәттеләр. Алар “Визитка” конкурсында юмор стилендә эш вакыты турында сөйләделәр, ә “Пассажир тормышыннан бер көн” дип аталган өй эшен романтик видеоролик рәвешендә тәкъдим иттеләр. Профессиональ күнекмәләр чынбарлыкка максималь якынлаштырылган шартларда күрсәтелде - шәһәр яны поездларында очрый торган катлаулы хәлләрдән чыгу юллары эзләнелде. Татарстан ревизорлары тагын барысын да үзләре әзерләгән чәк-чәк белән сыйладылар һәм татар халык биюе башкардылар.
Котлыйбыз!