Кырым Республикасыннан яхшы хәбәр килде: безнең подрядчы оешма “ТР күперләре” АҖ Җанкөй районында җимерелгән күперне төзекләндергән.
Кырымның Җанкөй районында Җиңү елгасы аша салынган күпер 22 нче майда җимерелгән. Ул Җанкөй белән 7 авылны тоташтыра, аларда биш меңгә якын кеше яши. Күперне урап узар өчен 3 чакрым озынлыктагы вакытлыча юл төзелгән.
Яңа күпер 5 ай төзелергә тиеш булган. Татарстанның күпер төзүчеләре аны 2 ай 22 көн эчендә төзеп бетергәннәр. Күпернең озынлыгы 39 метр тәшкил итә. Транспорт йөри торган өлеше һәрберсе 3,5 м киңлектәге 2 полосадан тора. Күпернең ике ягында 1,5 м киңлектәге җәяүлеләр юлы төзелгән. Күпергә килү юлы шулай ук асфальтланган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк смета бәясе башта 96 миллион сум тәшкил иткән. Татарстаннның тәҗрибәле күпер төзүчеләре үз технологияләрен тәкъдим иткәннәр. Нәтиҗәдә, күпер 75 миллион сумга төзелгән. Тендерда “ТР күперләре” АҖннән тыш икенче конкурсант – “Крым Магистраль Строй” да катнашкан, ул бу эшләрне башкарырга 92,4 миллион сум билгеләгән.
Безнең подрядчы оешмага сыйфатлы һәм оператив эше эчен рәхмәтебезне белдерәбез.
ttps://cloud.mail.ru/public/AxAQ/m5Fq59Zeh