РТЮ Россия буенча ерак араларга хәрәкәт итүче поездларда сәфәргә чыгу өчен иң популяр көннәрдә – 2016 нчы елның 29, 30 һәм 31 декабрендә йөрү бәяләрен киметә.
Акция 2 декабрьдә старт алды, ул 3 этапта уза. Шулай итеп, билетны поезд юлга чыкканчы 21 көннән иртәрәк рәсмиләштергән очракта, пассажирлар билет бәясенең 30% янга калдыра алачак. Әгәр поезд киткәнче 20 көннән алып 11 көнгә кадәр калса, ташлама 20% тәшкил итәчәк. Билетны юлга чыгуга 10 көн кала сатып алганда, пассажирга 10% ташлама ясалачак.
Ташламалар “ФПК” АҖнең Россия буенча хәрәкәт итүче поездларында купе вагоннарының өске урыннарына һәм 700 нче номерлы тиз йөрешле поездларының утыру урыннарына кагылачак. Ташламаларның күләме билетны сатып алу датасына карап билгеләнә.