26 нчы ноябрьдән алып 2 нче декабрьгә кадәр Мәскәүдә Сәүдә йортында “Транспорт атнасы-2016” халыкара күргәзмә-форумы үткәрелә. “Транспорт атналыгы”нда РФ Хөкүмәте, РФ Транспорт министрлыгы, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге закон чыгару һәм башкарма хакимияте вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары һәм ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре катнашачак.
Бүген “Транспорт атнасы-2016” кысаларында “Россия транспорты” X юбилей халыкара форумы эшли башлады, ул ел саен 2 500 артык профессионаллар тармагын җыя. Форум кысаларында тармак лидерлары һәм Россия Федерациясе транспорт министрлыгы катнашында барлык төп төр транспорт үсеше мәсьәләләре каралачак.
Күргәзмәгә килүчеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы стендында Татарстан Республикасында эшләп килүче, төзелүче транспорт тармагы объектлары, республиканың барлык төр транспорт эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныша алалар. Шулай ук “Европа – Көнбатыш Кытай” халыкара транспорт коридоры составындагы “Шәле (М-7) – Баулы (М-5)” түләүле магистраль төзелеше”, “Мәскәү – Казан” (ВСМ-2) югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше” һәм “Киләчәккә караш: акыллы машиналар, акыллы юл" инвестицион проектлары тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 2 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.