14 декабрьдә Turkmenistan Airlines ("Туркменховаеллары") авиакомпаниясе "Казан" аэропортыннан Ашхабадка даими пассажир рейслары ачып җибәрә. Маршрутта Boeing 737-800 һава суднолары хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар атнага ике тапкыр башкарылачак: Казаннан дүшәмбе (00:50) һәм чәршәмбе (23:20), Ашхабадтан – якшәмбе (21:30) һәм чәршәмбе (20:00) көннәрендә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Очу вакыты 4 сәгать тирәсе тәшкил итә. Төрекмәнстандага вакыт Мәскәүнекеннән 2 сәгатькә алдарак. Әлеге җәдвәл буенча очышлар программасы 2017 нче елның 22 мартына кадәр планлаштырыла.
"Казан" халыкара аэропорты" АҖ генераль директоры Алексей Старостин сүзләренчә, Казан-Ашхабад даими рейсы эшлекле сәфәрләргә йөрү өчен уңайлы. Җәдвәл шул рәвешле формалаштырылган, Татарстан Республикасы һәм башка якын-тирә төбәкләр халкы Төрекмәнстан башкаласына дүшәмбе эш көне башланганчы ук барып җитә, һәм кирәк булганда, чәршәмбе көнне инде Казанга әйләнеп кайта ала.
Белешмә өчен. Turkmenistan Airlines ("Туркменховаеллары") паркы Boeing 717, Boeing 737, Boeing 757, Boeing 737-700 очкычларыннан, Boeing 767-300ER һәм Boeing 777-200LR лайнерларыннан тора. Хәзерге вакытта авиаташучы Абу-Даби, Алма-Аты, Амритсар, Бангкок, Бирмингем, Дәһли, Дубай, Франкфурт, Киев, Лондон, Минск, Мәскәү, Пекин, Стамбул һәм Санкт-Петербург юнәлешендә регуляр очулар башкара.