Казан-1 тимер юл вокзалында тимер юл транспорты үсеше тарихы турында күргәзмә ачылды. Уникаль экспонатлар вокзалның икенче көтү залында урнаштырылган. Тематик экспозиция күптөрле. Музей киштәләрендә тарихи документлар, фотосурәтләр, значоклар һәм сигналлар коллекциясе тәкъдим ителгән.
Даими эшли торган күргәзмә булдыру вокзал җитәкчелеге идеясе. Беренче экспонатларны ГТЮ Казан төбәгенең Ветераннар советы һәм Яшьләр советы тапшырды. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, экспозиция даими рәвештә тулыландырылып торачак.