25 нче ноябрьдә пассажирларга транспорт хезмәтен күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен “Содружество” ААҖ Пассажирлар көне оештыра. Теләкләрне түбәндәге электричкаларда җиткерергә була:
- 6353 нче номерлы Казан-Канаш поезды (Казаннан 7.30 китә, Канашка 10.32 килә);
- 6355 нче номерлы Казан-Свияжск поездында маршрут буйлап (Казаннан 10.53 китә, Свияжскига 12.12 килә);
- 6531 нче номерлы Красноуфимск-Янаул поездында Красноуфимск-Чад участогында (Красноуфимскидан 6.45 китә, Чадка 7.54 килә);
- 6934 нче номерлы Кизнер-Ижевск поезды Әгерҗе-Ижевск участогында (Әгерҗедән 10.57 китә, Ижевскига 11.41 килә);
- 6404 нче номерлы Казан-Арча поездында маршрут буйлап (Казаннан 8.15 китә, Арчага 9.53 килә).
Бу көнне теләге булган һәркем “Содружество” компаниясе җитәкчелегенә сорауларын бирә алачак һәм оператив рәвештә шәһәр яны поездларында хезмәт күрсәтү темасына җаваплар алачак.