FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогына җирәбә вакытында Казанда автомобиль транспорты өчен хәрәкәт чикләнә

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

FIFA 2017 Конфедерацияләр кубогына җирәбә уздыру сәбәпле Казанның кайбер урамнарында автомобиль транспорты өчен хәрәкәт  вакытлыча чикләнәчәк.

24-26 ноябрьдә Н.Ершов урамында хәрәкәт чикләнәчәк - Горький урамы белән киселештән алып Зинин урамына кадәр.

26 ноябрьдә 06.00-22.00 сәгатьтә түбәндәге участокларда: Оренбург тракты урамында - Җиңү проспектыннан төшү урынынан алып (“Таиф” ягулык салу станциясе районында) Академик Парин урамына керү юлына кадәр участокта; Оренбург тракты урамыннан Республика клиник хастаханәсе биналары комплексы ягыннан Җиңү проспекты юнәлешендәге юлда.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы транспорт чараларын йөртүчеләргә урап узу юлларын алдан ук сайлап куярга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International