Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстандагы юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлекләренә багышланган брифинг булып узды. Брифингта чыгыш ясаучы Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин автомобиль юлларының кышкы чорда файдалуга 100% әзер булуын билгеләп үтте. Мәсәлән, көзге чорда каты өслекле автомобиль юлларында 250 мең кв.м (36 км) мәйданда чокырларны ямау башкарылган; юл читләрен планлаштыру, күчмә типтагы (гравий һәм вак таш) һәм таш түшәлмәгән автомобиль юлларына профилировка ясалган; юл кырыендагы канаулар чистартылган, 1204 “Скользкая дорога” дигән вакытлы юл билгесе куелган. Ясалма корылмалар (күпер корылмалары һәм суүткәргеч торбалар) шулай ук кышка чорга әзерләнгән.
Министр сүзләренчә, Татарстанда “Татавтодор” ААҖ, “Татнефтедор” ҖЧҖ, “Алексеевскдорстрой” ААҖ һәм “Каздорстрой” ҖЧҖ кебек эре подряд оешмалары эшләп килә. Һәрбер районда аларның филиалы яки юл участоклары эшчәнлеге оештырылган. Подряд оешмалары белән озак сроклы дәүләт килешүләре төзелгән: төбәк юлларында - 3 елга, федераль юлларда – 5,5 елга. Министр фикеренчә, озак вакытка килешүләр төзү подрядчыларга алдан бозлавыкка каршы материалларны әзерләүгә керешергә һәм үз вакытында транспорт паркын яңартырга мөмкинлек бирә. Юл оешмалары карамагында 1077 данә махсус техника бар – бу 392 катнаш юл машиналары, 136 автогрейдерлар, 106 роторлар һәм 440 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Барлык техника да тулысынча ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә тулысынча әзерләнгән.
Л.Сафин ел саен кар чистарту техникасы яңартылуын хәбәр итте. Шулай итеп, агымдагы елда 46 берәмлек сатып алынган, шул исәптән юл катламын чиста тоз белән каплау мөмкинлеге булган 16 катнаш юл машиналары.
Кышкы чорда гомуми файдаланудагы федераль һәм региональ әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материаллар базасы әзерләнгән. Шулай ук бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 387 мең тонна ком-тоз кушылмасы (20% эчтәлеге тоз), 12 мең тонна тоз, махсус техника кую өчен 67 җылы урын, эшчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен дежур торырга һәм ял итәргә 59 бина.
Һава шартлары үзгәргәндә кичекмәстән чара күрү өчен автомобиль юлларында 26 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре реаль вакыт режимында конкрет нокта буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фотосүрәт, юл катламының халәте һәм температурасы. Л.Сафин метеостанцияләрдән мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сайтында карау мөмкинлеге барлыгын ассызыклады.