Ноябрь бәйрәмнәрендә пассажирлар ихтыяҗын тәэмин итү өчен Казаннан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка өстәмә поездлар билгеләнә.
271 нче номерлы Казан-Мәскәү поезды Татарстан башкаласыннан 1, 2 һәм 6 ноябрьдә 19.35 китә, Мәскәүгә 2, 3 һәм 7 ноябрьдә 11.25 килә. Купе вагонга билет бәясе 2177 сум тәшкил итәчәк, плацкарт вагонга – 1394 сум.
Әлеге поездларга юл йөрү документларын "ФПК" АҖнең билет кассаларында, РТЮ сайтында һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминаллары аша рәсмиләштерергә була.