30 нчы октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

2016 елның 29 октябре, шимбә

 

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

 

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре!

 

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

 

Татарстанда ел саен шәһәр электр һәм автомобиль транспортында 420 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтелә. Автомобиль транспорты ярдәмендә ташылган йөкнең күләме 84 миллион тоннадан артып китә.

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җәмәгать транспортының күчмә составы паркы яңартыла. 2016 елда гына республика предприятиеләре 96 автобус, 30 троллейбус һәм 12 трамвай алган.

Гадәттәгечә, Татарстанда социаль әһәмияткә ия инфраструктура проектлары тормышка ашырыла. Алар арасында - транспорт-күчеп утыру төеннәре төзелеше. Төньяк вокзалы метро станциясе районында "Казан-2" транспорт-күчеп утыру төене эшли, ә үзәк ипподром янындагы Аграр урамында - "Көнчыгыш" транспорт-күчеп утыру төене. Киләчәктә Себер трактындагы Компрессор тимер юл платформасы районында "Компрессорная" транспорт-күчеп утыру төенен гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм сезне, ветераннар, җитәкчеләр һәм барлык автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты предприятиеләре хезмәткәрләре! Хөрмәтле коллегалар, сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм алга таба да гөрләп яшәвегезне телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International