Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 268 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 40 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер, 16 халыкара рейслар. 2716 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3135 кеше килгән.
27 нче октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән бераз кар, җил көньяктан. Температура: 0 - +5 гр.