Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 22 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 18 халыкара рейслар. 2513 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2376 кеше килгән.
26 нчы октябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан. Температура: 0 - +5 гр.