24 нче октябрьдә республика юлларында 447 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 25 октябре, сишәмбе

Үткән тәүлектә республикада 23 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 31 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 61 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 447 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Октябрьнең 24 көне эчендә республикада 377 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 33 кеше һәлак булган һәм 424 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International