“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе маршрутлар челтәрен үстерүне дәвам итә.
1 нче ноябрьдә Казан-Пермь-Новосибирск маршруты буенча беренче очыш башкарылачак. Рейс сишәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: Казан-Пермь 07.00-10.00, Пермь-Новосибирск 11.00-15.40, Новосибирск-Пермь 16.40-17.20 һәм Пермь-Казан 18.10-17.10. Казаннан Новосибирскига кадәр билет бәясе 5 600 сум тәшкил итәчәк.
2 нче ноябрьдә Пермь-Краснодар-Пермь юнәлеше ачыла. Очыш дүшәмбе көнне түбәндәге җәдвәл буенча башкарылачак: Пермь-Краснодар 11.00-12.10, Краснодар-Пермь 13.00-18.00 сәгатьтә. Чәршәмбе көннәренә түбәндәге җәдвәл билгеләнгән: Пермь-Краснодар 17.00-18.00, Краснодар-Пермь 19.15-00.15. Авиабилет бәясе - 3 000 сум. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Элегрәк Казан-Мәскәү (Жуковский)-Казан, Казан-Белгород-Казан юнәлешләре буенча рейслар ачылу турында хәбәр иткән идек.