Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча Европа конкурсында икенче булдылар

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Халыкара автомобиль федерациясенең (FIA) Юл хәрәкәте кагыйдәләрен  өйрәнү һәм үтәү буенча 31 нче Европа белем бирү конкурсы 2016 елның 22-25 сентябрендә Усти-над-Лабемда (Чехия Республикасы) узды. Ярышларда 20 дән артык европа илләре вәкилләре катнашты. Конкурста Россия Федерациясен ике команда яклап чыкты - Татарстан Республикасыннан һәм Липецк өлкәсеннән, алар "Куркынычсыз тәгәрмәч – 2016" ЮИД Бөтенроссия конкурсында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 

Татарстан командасында: Халисә Абашева, Шамил Миңнеханов, Егор Сафин һәм Екатерина Сергеева – Казанның Вахитов районындагы 18 нче мәктәпнең 6А сыйныф укучылар.

 

Ярышларда теоретик һәм практик этаплар булды. Катнашучылар юл хәрәкәте буенча белемнәрен һәм велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен күрсәттеләр, реаль юл хәрәкәте ситуацияләрен хәл иттеләр. Барлык этапларның нәтиҗәләре буенча Латвия командасы беренче урынны яулады, Россия (Татарстан Республикасы командасы) – икенче һәм Чехия республикасы командасы бронза призерлары булды. Липецк өлкәсе командасы бишенче урынга лаек булды.

 

Җиңүчеләр командасын тантаналы каршы алуда Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре,  шулай ук ата-аналар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International