Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 265 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 28 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 78 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 18 халыкара рейслар. 3656 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3894 кеше килгән.
26 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: +13 - +18 гр.