“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе 2016 елның 22 августыннан 22 сентябренә кадәр уза торган “Куркынычсыз тимер юл” профилактик акциясенә кушылды. Акциянең максаты – тимер юл транспорты объектларында балигъ булмаганнарның хокук бозуларын һәм имгәнүләрен кисәтү.
Агымдагы ел башыннан Горький тимер юлында хәрәкәт итүче күчмә составтан 9 бала зыян күргән, тагын 6сы электр җәрәхәте алган. Шуңа күрә акция барышында аеруча зур игътибар тимер юл инфраструктурасы объектлары янында урнашкан уку йортларына бирелә.
“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе хезмәткәрләре Юдино бистәсендәге 151, 152 һәм 153 нче номерлы мәктәпләрдә, Зөядәге 65 нче номерлы мәктәптә һәм Арчадагы 2 нче номерлы мәктәптә булдылар. Укучыларга фильм күрсәттеләр һәм тимер юлда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр: тимер юллар аркылы тиешле урыннарда гына чыгарга мөмкин, хәрәкәт итүче поезд алдыннан йөгереп чыгарга ярамый, тимер юллар аркылы җәяүлеләр күперләреннән, махсус кичүләрдән чыгарга, күрсәткечләргә игътибар итәргә, сигналларга колак салырга кирәк.
Шулай ук вагоннар астына керергә, тимер юл полотносы янында йөрергә һәм уйнарга, вагоннар түбәсенә, тимер юл күперләренең металл конструкцияләренә менергә ярамый. Вагон түбәләрендә, баскычларда, икенче вагонга күчү мәйданчыкларында һәм йөк поездларында хәрәкәт итү тыела. Поезд туктап беткәч платформа булган яктан гына вагонга керергә яисә чыгарга мөмкин.
“Содружество” шәһәр яны пассажир компаниясе “Куркынычсыз тимер юл” профилактик акциясендә катнашуын дәвам итәчәк.