Анапада ДАИ-ЮХИДИ оешуга 80 ел тулу уңаеннан уздырылган “Яшь автомобильче” Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыятенең 18 нче ачык җәйге Беренчелеге тәмамланды.
Ярышларда ел саен яшүсмерләр автомобиль берләшмәләрендә, мәктәпләрдә, Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте секцияләрендә яки башка оешмаларда белем алучы 12 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнаша. 2016 елда Беренчелектә 13 команда составында 54 яшь автомобиль йөртүче катнашты.
Беренчелектә Татарстан Республикасын “Татарстан-1” һәм “Татарстан-2” командалары яклады. “Татарстан-1” командасы алтын медальләр яулады, “Татарстан-2” – көмешне. Өченче урын Чиләбе өлкәсе командасына эләкте. Татарстанлылар Камилә Мөхәммәтҗанова һәм Александр Яшин шәхси зачетта беренче һәм икенче урын яуладылар.
Быел җиңүче командага Беренчелек тарихында беренче тапкыр махсус бүләк – күчмә Ненастин кубогы тапшырылды. Сергей Иванович Ненастин – Бөек Ватан сугышы ветераны, 1945 елны Кызыл мәйданында Җиңү Парадында катнашучы, 1975 елдан алып 2014 елга кадәр Анапа шәһәрендә Бөтенроссия автомобильчеләр җәмгыяте бүлекчәсендә җитәкче вазыйфасын биләгән.
Исегезгә төшерәбез, ярышлар катнашучыларның үз автомобильләрендә яисә оештыручылар тәкъдим иткән автомобильләрдә уздырыла. Катнашуга бары тик үзебезнең марка җиңел автомобильләр рөхсәт ителә. Катнашучылар юл хәрәкәте буенча белемнәрен һәм вакытка катлаулы күнегүләр башкарганда җиңел автомобиль белән идарә итү буенча гамәли күнекмәләр күрсәтәләр.