Июнь-август айларында тимер юл транспорты белән файдаланган 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар саны якынча 2,7 миллион тәшкил иткән, бу 2015 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30% күбрәк.
Искәртеп узабыз, РТЮ 2016 елда беренче тапкыр 1 июньнән 31 августка кадәр балаларрга 50% ташлама тәкъдим итте. Элегрәк ташлама белән йөрү хокукы уку чорында гына - 1 сентябрьдән 31 майга кадәр бирелә иде. Хәзер мәктәп укучылары 2016 ел дәвамында 50% ташлама белән файдалана ала. РТЮның әлеге ташламаларны ясаудан төшеп калучы керемнәрне компенсацияләү үз ресурслары хисабына башкарыла.
Җәйге каникул вакытында ерак араларга хәрәкәт итүче поездларда 17 яшькәчә булган 6 миллионга якын яшь пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Шул исәптән оештырылган төркем составында 1 майдан 31 августка кадәр 480 мең бала сәфәр кылган. Сентябрь ахырына кадәр оештырылган төркемнәр составында поездларда баручы баларларның саны 500 меңнән артачак.
Балалар төркемнәре өчен экологик яктан чиста биобәдрәф комплекслары, кулерлар һәм кондиционер системалары белән җиһазландырылган 27 махсус поезд оештырылган.
Җәйге чорда 248 "балалар" рейслары (2015 елның җәендә – 231 рейс) билгеләнгән. Яшь пассажирлар өчен вокзалларда көтү залларында урыннар һәм поездга утырганда һәм поездан төшкәндә ярдәм күрсәтү өчен махсус персонал бүлеп бирелгән.