Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында баланс комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2016 елның 5 августы, җомга

          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында чираттагы баланс комиссиясе утырышында «Фривей» (Азнакай шәһ.) ҖЧҖ, «Альметьевское троллейбусное управление» МУП, «Метроэлектротранс» МУП, «ПАТП-2» МУП (Казан шәһ.) предприятиеләренең агымдагы елның 1 яртыеллыгына финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре каралды. Утырышта шулай ук предприятиеләрнең 2016 нчы елга көтелгән нәтиҗәләре, производство травмалары, хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары хәле буенча фикер алышынды.

          Барлык  каралган мәсьәләләр буенча рентабельлекне арттыру, производство-хуҗалык эшчәнлегенең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча кирәкле чаралар үткәрү кирәклеге турында карарга киленде.

          Баланс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International