Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 254 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3208 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3364 кеше килгән.
3 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +30 - +35 гр.