ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казаннан Чиләбегә һәм Новосибирскига өстәмә рейслар ача

2016 елның 1 августы, дүшәмбе

Яңа рейсларда татарстанлылар һәм Новосибирск халкы Чиләбедә тукталыш ясап оча ала. 2016 нчы елның 19 сентябреннән ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе атнага өченче рейсны кертә, ул атна саен дүшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе Казан - Чиләбе, Чиләбе – Новосибирск юнәлешләре буенча атнага ике тапкыр (пәнҗешәмбе һәм якшәмбе) рейслар башкара. Рейслар 50 урынлы “Bombardier CRJ200” очкычларында гамәлгә ашырыла.

Казан – Чиләбе юнәлешендәге рейсның Казаннан очып китү вакыты - 06.40 сәгатькә, Чиләбегә килү вакыты – 09.55 сәгатькә планлаштырылган, юлдагы вакыт 1 сәгать 15 минут тәшкил итәчәк. Чиләбе – Новосибирск рейсы буенча Чиләбедән очыш 10.50 сәгатькә, Новосибирскига килү вакыты – 15.00 сәгатькә планлаштырылган, юлдагы вакыт 2 сәгать 10 минут тәшкил итәчәк.

Кире юнәлештәге Новосибирск – Чиләбе рейсы: Новосибирскидан очу вакыты - 15.55 сәгатькә, Чиләбегә төшү вакыты - 15.50 сәгатькә планлаштырылган, юлдагы вакыт - 1 сәгать 55 минут.  Чиләбе - Казан юнәлеше буенча рейс: Чиләбедән очып китү вакыты - 16.30 сәгатькә, Казанга килү вакыты - 15.45 сәгатькә планлаштырылган, юлдагы вакыт - 1 сәгать 15 минут.

Авиабилетларның бәяләре Казан - Чиләбе юнәлеше өчен – 4600 сум, Казан - Новосибирск юнәлешенә – 5600 сум.

Барлык юнәлешләр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International